Җирле үзидарәләр көне уңаеннан Апас Туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм чарасы үтте.
Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашып, авыл җирлекләре башлыкларына ихлас тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сез халык белән турыдан-туры элемтәдә торасыз. Хезмәтегез зур җаваплылык, сабырлык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта гадилек тә таләп итә. Киләчәктә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим - диде ул.
Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов бирегә килүчеләрне музейдагы яңалыклар, кызыклы күргәзмәләр белән таныштырды. Район мәдәният хезмәткәрләре алар хөрмәтенә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.