Апас аграр көллиятенең 4 курс студентлары Кукмарада имтихан тапшырдылар. Имтихан 4 модульдә барды.
Алар компьютерда тест бирделәр, тракторга техник карау уздырдылар, техника белән эшләделәр. Имтиханны уңышлы тапшырып, егетләр күтәренке кәеф белән кайтты. Алар уңышларында остазларының өлеше зур булуын ассызыклый.