Апас мәктәбендә “Без – Тукай милләтеннән“ акциясе оештырылды

2019 елның 26 апреле, җомга

Апас мәктәбе коллективы өчен 26 апрель – Бөек Тукай туган көн үзенчәлекле буларак үтте

 

Алар “Без – Тукай милләтеннән“ дигән акция оештырды. Иртәдән үк кызлар калфактан, егетләр түбәтәй киеп килде. Туган тел көненә багышланган чаралар да көне буе дәвам итте. Шунысы да мөһим: калфакларның күбесен кызлар технология дәресләрендә теккән. 
Укытучылар һәм укучылар коллективы соңыннан бердәм булып “Туган тел“ җырын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International