“Апас хәбәрләре” телекомпаниясе җиңү яулады

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

27 апрель көнне Казан шәһәренең Җиңү паркында Россия янгынчылыгының 370 еллыгы уңаеннан масштаблы шәһәр бәйрәме узды.

Чарада Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге, шәхси состав һәм янгын сагы ветераннары, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.  Биредә бүләкләү миссиясе дә башкарылды. ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин “Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинаны,  Рәсәйкүләм “Созвездие мужества”  фестиваленең республикакүләм этабында  “Иң яхшы интеренет проекты” номинациясендә җиңүе   белән  бүләкләде.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International