Ул үз эченә авыл китапханәсен, авыл җирлегенең эш бүлмәләрен һәм фельдшер-акушерлык пунктын алган. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев белдерүенчә, төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган.
Моның өчен 8 миллион сумга якын акча сарыф ителгән.
Резеда Гайнетдинова 18 елдан бирле Иске Йомралы авылы мәдәният йортын җитәкли. Ул үзенең уңганлыгы, активлыгы, сәләте һәм шаянлыгы белән аерылып тора. Мәдәният йортында 7 түгәрәк эшли. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дә бик теләп йөриләр.
- Төзелеш эшләре ноябрь аенда башланып киткән иде. Кыска гына вакыт эчендә бина тулысы белән яңартылды. Мәдәният йортының тышы да, эчке өлеше дә зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер эшкә киләсе дә күңелле, - ди ул сөенеп.
Чыннан да, Иске Йомралы мәдәният йорты заманча төс алган. Бинаның эче якты, уңайлы һәм иркен. Үзгәрешләрне күргән һәркем соклануын белдерде.
- Авылыбызда мәдәни чаралар еш үтә. Берсен дә калдырмаска тырышабыз. Мәдәният йортыбызны төзекләндерүне дә бик шатланып кабул иттек. Авылыбыздагы һәр үзгәреш өчен сөенеп яшибез, - диде Алсу апа Гарифуллина.
Иске Йомралы авылы мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова, бүлек мөдире Рита Дедюлева катнашты.
- Апаста уңган-булган халык яши. Бу бина республика программасы нигезендә төзекләндерелде. Әлеге социаль программалар эшләмәсә, мондый киң колачлы төзелешләр алып барып булмас иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иске Йомралы авылы җирлеге төзек. Мәдәният учаклары, медицина пунктлары яңартылган. Автобуслар йөреп тора. Һәр тармак бер йодрык булып эшләгәч, нәтиҗәсе дә күренә, - диде район башлыгы йомралыларны әлеге истәлекле көн белән тәбрик итеп.
“Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Апас районының социаль программаларда максатчан катнашуын, беренчеләрдән булып төзелеш эшләрен тәмамлавын билгеләп үтеп, мәдәният йортына кирәк-яраклар алу өчен 90 мең сумлык сертификат тапшырды.
- Мәдәният йортыгыз буш тормасын. Сәхнәдән җыр-моң өзелмәсен. Хәзерге вакытта халык скандинавия йөрешенә тартыла. Сез дә бу эшкә кушылып, мәдәният йортыгызда “Исәнлек“ түгәрәге оештырсагыз, тагын да файдалырак һәм күңелләрәк булыр иде, - диде министрлык вәкилләре. Алар мәдәният йортына бүләк итеп, 100 мең сумлык сертификат тапшырдылар.
Рәт-рәт китаплар урын алган китапханәнең бер почмагында авылның үткәнен чагылдырган музей оешкан. Биредә хезмәт куючы китапханә мөдире Әминә Мингазиева сүзләренчә, киләчәктә музей тагын да тулыланып, авылның үткәнен чагылдыручы һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап торучы тарихи урын булачак.
Мәдәният йортын ачу тантанасында милләтләр дуслыгы чагылыш тапты. Табар Черкене авылының “Шурампуч“, Биеш авылының “Рябинушка“ һәм Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Садә“ ансамбльләре бирегә килүчеләрне җылы сәламләп, каршы алдылар. Район башлыгы тәкъдиме белән район мәдәният йорты каршында оешкан Сара Садыйкова исемендәге ансамбль дә тәүге чыгышын яңа сәхнәдә яңгыратты. Аларны Иске Йомралы авылы халкы көчле алкышлар белән каршы алды.
Фельдшер-акушерлык пунктында да барлык уңайлыклар тудырылып, яңа җиһазлар белән баетылган. Биредә ак халатлы игелек иясе Зөлфия Әхмәдуллина халык сәламәтлеген кайгырта.
- 26 елдан бирле әлеге хезмәтне башкарам. 365 кешенең сәламәтлеге сагында тору минем изге бурычым. Соңгы вакытта яшь буын арасында да кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшләрен алып барам. Берничә бинада эшләргә туры килде. Әлегә мондый уңайлы шартларда хезмәт иткәнем юк иде. Җитәкчелеккә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.
Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов районда кечкенә авылларның да игътибар үзәгендә булуын һәм биредә нәтиҗәле эшләр башкарылуын ассызыклап, Татарстан Президентына, район башлыгына, ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, авылдашларына олы рәхмәтен ирештерде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Йомралы авылы халкына ял концерты бүләк иттеләр