Апаска авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Районга язгы кыр эшләре белән танышу максаты белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин килде.

Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм вертолетта очып районның басу-кырларын әйләнеп, карап чыктылар. Аннан соң урынбасарлар, җитәкче-белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International