Апасның үзәк урамнары буйлап “Үлемсез полк” атлады

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән “Үлемсез полк” үтте. Бу акциягә 2600 кеше кушылды. Мәктәп укучылары, бакча балалары, хезмәт коллективлары, өлкәннәр, гомумән, теләгән һәркем кулларына яу кырында батырлык кылган каһарманнарның фотосурәтләрен, чәчәкләр, шарлар тотып чыкты. Иртәдән үк “Алтын алка” боз сарае янына халык күп җыелды. “Үлемсез полк” Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. Акциядә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Ул кулына яу кырында батырлык кылган әтисенең фотосүрәтен тотып чыкты. Аның белән бергә “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев атлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International