Апас Халыкара театр фестивале кунакларын кабул итте

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Өченче Халыкара театр фестивале кысаларында, Апас җирлеге Казахстан театры коллективын каршы алды.

 

Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре Әнәле чишмәсе янында ук гармун моңнары белән җылы каршы алдылар. Биредә милләтләр дуслыгы чагылыш тапты. Тәмле чишмә суыннан, чәкчәктән, тәмле квастан авыз иткән кунаклар Апасыбыз буйлап сәяхәт итте, район туган якны өйрәнү музеенда булды. 15.00 сәгатьтә алар спектакль күрсәтәчәк. (16+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International