Апаста "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Апаста "Куркынычсыз тәгәрмәч" Рәсәйкүләм бәйгенең район туры узды.

 

Биредә район мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Буадан килгән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактик бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм районның юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре катнашты. Беренче урынны - Апас, икенче урынны - Иске Йомралы, өченче урынны - Морзалар командалары яулады. Барлык җинүчеләргә бүләкләр, Дипломнар, кубоклар бирелде. Һәр этапның үз җиңүчесе билгеләнде һәм бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International