Апас җирлеге Халыкара милли театрлар фестивале кысаларында кунаклар кабул итүен дәвам итә.
Оренбургтан килгән театр коллективын да җыр-моңнар, якты йөз, кунакчыллык белән каршы алдык.
Кич белән район мәдәният йортында алар Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” комедиясен күрсәттеләр. Халык аларның чыгышын яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.