“Без бергә“ фестивале апаслыларга уңыш алып килде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17 май көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда Республикакүләм “Без бергә “балалар иҗат фестиваленең Гала-концерты булды.

 

Әлеге зур чарада Каратун мәктәбеннән Раилә Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Хыял” бию төркеме, Борнаш урта мәктәбеннән Камилә Мөбәрәкшина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) ,Табар-Черкененнән Хәйретдиновлар гаиләсе катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. 
Хәйретдиновлар гаиләсе “Гаилә династиясе” номинациясендә җиңү яулады, “Хыял“ бию төркеме “Уяну“ биюе белән 2 урынга, Камилә Мөбәркәшина фестивальнең республика этабында “Халык вокалы” номинациясендә 1 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International