Апас урамнары чәчәккә күмелә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Апасның үзәк Ленин урамында 500 метрлы чәчәк бульварына барлыгы 5 мең төпкә якын чәчәкләр утырту өмәсендә район үзәгендәге барлык оешма коллективлары актив катнашты.

Җәйге каникуллар башлангач, биредә елдагыча Апас мәктәбе укучылары әти-әниләре,  олылар булдырган матурлыкны саклаячак, чәчәкләргә су сибәчәк, дип көтелә. Алдагы өмәләрнең берсендә бүген күләмле реконструкция эшләре алып барылучы район хакимияте каршындагы Батырлар аллеясы, мемориал комплекс алдына да матур чәчәкләр утыртылган иде. Аларның үсентеләре иртә яздан Балтай мәктәбе һәм Апас яшелчәчелек комплексы-замача теплицаларда үстерелде.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International