Апаста район эчке эшләр бүлеге каршында оешкан җәмәгать Советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Район эчке эшләр бүлеге каршында оешкан Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать Советы чираттагы утырышын уздырды.

 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, җәмәгать Советының җитәкчесе Илшат Паймурзин һәм Советның әгъзалары тәртип саклау эшенә өлеш кертү, халык белән тыгыз элемтәдә тору, яшь буынны күз уңында тоту хакында сөйләштеләр. Бу утырышта Советның әгъзаларына таныклыклар да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International