1 июньдә Апаста балалар Сабан туе уза

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабантуй була.

 

Ул Россиядә Театр елы һәм Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырыла. Бәйрәм иртәнге 10.00 сәгатьтә кунакларны каршы алу белән башлана. 10.30 сәгатьтә театральләшкән күренеш, 11.00 сәгатьтә тантаналы өлеш дәвам итә. Концерт программасы, милли көрәш, ат чабышы, спорт һәм халык уеннары, батут, карусель, аниматорлар эше, паровозда йөрүләр – бар да балалар өчен булачак. Сәүдә нокталары, чәй эчүләр дә оештырыла. (0+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International