Казанда милли чемпионатта район делегациясе катнашты

2019 елның 28 мае, сишәмбе

21-23 майда Казанда үтүче милли “WorldSkillS-2019“ милли чемпионатта районнан 40 кешелек делегация катнашты.

 

Район делегациясе составында район аграр көллияте студентлары, шулай ук мәктәпләрдән 18 укучы һәм озата баручылар бар. Төп максат - милли чемпионатның оештырылышы, номинантлар ярышын карау һәм тәҗрибә туплап, киләсе чемпионатларда үзебезнең Апас районы вәкилләренең дә Татарстан, Россия җыелма командасына керүенә ирешү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International