Апас мәдәният йортында иртәнге сәгатьләрдә үк зур чират хасил булды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Район мәдәният йортында урнашкан 16.010.01 номерлы санау участогына халык күпләп килде.

 

Гаиләләре, балалары, оныклары белән килеп үз тавышларын бирергә ашыктылар. 
– Халыкның активлыгы менә шушы чираттан күренә инде. Менә мин дә иртәдән үк килдем. Бүгенге көндә Татарстаныбызда, районыбызда тормыш шартларының уңайлылыгы өчен бик күп эш башкарыла. Киләчәктә дә бу эшләр тукталмасын, ил-көннәребез тыныч булып, балалар шатланып үссеннәр дигән теләктә яшим, - диде Апастан Рафаэль абый Насыйбуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International