Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов сүзләренчә, быел фортепьяно, баян һәм сәнгать бүлекләрен 16 укучы тәмамлады һәм кулына таныклык алды.
Укучылар һәрберсе укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйтте. Остазлары исә аларның иң тырыш, иң өлгер укучылар булуы хакында сөйләп, киләчәк тормышларында уңышлар теләде.