"Минем китапханәм тарихы" бәйгесенә йомгак ясалды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан (1920-2020) Апас Үзәк китапханәсе "Минем китапханәм тарихы" районкүләм бәйгесе игълан иткән иде.

 

27 май - Гомумроссия китапханәләр көнендә Үзәк китапханәдә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. 
I урынга – Болгаер китапханәсе, 
II урынга – Болынбалыкчы, Биеш, Күккүз китапханәләре, 
III урынга Чүрибураш, Чирмешән, Ындырчы авылы китапханәләре лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бу хакта Үзәк китапханә методисты Чулпан Хөснетдинов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International