Көрәш – бәйрәмнең халык яратып карый, егетләр теләп көчен сынаша торган иң мавыктыргыч, күңелле өлеше.
Быел ул тагын да колачлы узды һәм олысын-кечесе зур мәйданга җыйды. “Сабантуй-2019“нең баш батыры булып Чүрибураш егете Салават Минһаҗев
калды. Ул тәкә һәм зур телевизорга лаек булды. Шулай ук барлык җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.