Картлар йортларында гомер кичерүче райондашларга Сабантуй бәйрәме күчтәнәчләре тапшырылды

2019 елның 14 июне, җомга

Район җитәкчелеге Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан Картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәребезне хөрмәт итеп, әледән-әле төрле бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендереп тора.

 

Сабантуй бәйрәме уңаеннан да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өлкәннәребез янында булып, район башлыгы Рәшид Заһидуллинның җылы сәламнәрен, тәбрикләү сүзләрен җиткереп, күчтәнәчләрен ирештереп кайтты. 
Өлкәннәребез район башлыгына олы рәхмәтләрен белдереп, барлык авылдашларына сагынычлы сәламнәрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International