Апас муниципаль районында 2019 елда гамәлгә ашыру өчен 12 милли проект арасыннан 4 проект расланган («Мәгариф», «куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «мәдәният», «Демография»). Әлеге проектлар кысаларында 6 объект тормышка ашырыла.
Партиянең җирле бүлегендә үткәрелә торган эшләрне контрольдә тоту максатыннан милли проектлар кысаларында тормышка ашырыла торган обьектлар буенча рейдлар узды. Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм Бердәм РОССИЯ партиясе депутатлары составындагы эшче төркем күчмә утырышлар үткәрделәр һәм объектларның фотоконтрольен гамәлгә ашырдылар.
"Мондый контроль эшне сыйфатлы башкару өчен кирәк, без атна саен объектларның фотоконтрольен уздырачакбыз һәм бу хисапны районның рәсми сайты битләрендә урнаштырачакбыз", - дип билгеләп үтте Апас районындагы" Бердәм РОССИЯ " фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров.