Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Биредә комиссия әгъзалары, хокук саклау хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, класс җитәкчеләре, психологлар, гомумән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү эшенә өлеш кертүче райондашлар катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышны ачып җибәрде. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең рәисе урынбасары Марс Гафиятуллин балалар иминлеге, аларны сагалап торучы замана куркынычлары, интернет дөньясының яшь буынга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында сөйләде. Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International