Апаста түләүсез юридик ярдәм көне узачак

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 27 июнендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны эш көне дәвамында Республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр үткәрү планлаштырыла.

Пенсия фонды белгече Зиннәтуллина Гөлназ Хәлим кызы 8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр, суд приставы Әхмәтова Лилия Евдет кызы – 9.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, нотариус Хәсәнов Дамир Сәгыйть улы – 11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр, Апас БТИ бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтҗанов Ришат Иршат улы – 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, адвокат Зәйнуллина Татьяна Владимировна 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Кабул итүләр штп Апас, Советская урамы 2нче йортта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International