Алиментлар түләттерү буенча күчмә комиссия эше

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Апас районында 19 июньдә алиментлар түләтү буенча бурычлары булган гражданнар белән күчмә комиссия эшләде. Эшче төркем әгъзалары Биеш, Каратун, Свияжск, Дәүләки, Дәвеш, Азбаба, Үтәмеш, Олы Булыхчи кебек авыл җирлекләрдә булып кайтты. 14 йорт хуҗалыгы тикшерелгән. Әңгәмәләр үткәрелде, язмача аңлатмалар алынды, бурычлыларның яшәү урыны һәм эш урыны турында мәгълүмат яңартылды. 1 беркетмә төзелгән. 2 кисәтү чыгарылган. Бу юнәлештә комиссия эше дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International