Фестиваль авыр тормыш хәлендә калган һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади эшчәнлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук җәмгыятьнең әхлакый нигезләре буларак социаль гаделлекне һәм тигез хокуклылыкны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Фестивальнең беренче сайлап алу туры Казанда 2019 елның 1-2 июлендә узачак. Хәзерге вакытта һәм 29 июньгә кадәр барлык теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Фестивальдә катнашу бушлай.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://dobrayavolna.ru/position/