Һәр чәршәмбе район мәдәният йорты каршында “Зәлидә“ уеннары уза
Кич белән халык күңел ача, төрле уеннарда катнаша. Мәдәният хезмәткәрләре һәм тынгысыз күңелле өлкәннәр җырларын яңгырата. 26 июньдә “Зәлидә“ уеннарын Апас, Иске Әнәле, Морзалар, Дәүләки, Биеш, Каратун мәдәният хезмәткәрләре оештырды