Апаслылар өчен Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында гражданнарны кабул итү оештырылды

2019 елның 28 июне, җомга

Апас җирле бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм көне узды. Көн дәвамында төрле дәрәҗәдәге белгечләр халыкны кабул иттеләр. Чараны үткәрүгә югары квалификацияле белгечләр, пенсия фонды белгече, адвокат, нотариус, юрист җәлеп ителде. Барлыгы 11 консультация күрсәтелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысыннан артыгы-пенсионерлар

Гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, гражданнарның төрле категорияләре буенча ташламалар бирү, торак шартларын яхшырту, ана капиталын файдалану, милек мәсьәләләре, алиментлар түләтү, суд карарларын үтәмәү, күчемсез милекне теркәү, җир мәсьәләләре, мирас хокукы мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать иттеләр.

Шулай ук күрсәтелгән күчмә кабул итүне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.

Министр урынбасарына 3 апаслы мөрәҗәгать итте. Ибятов кабул итү барышында милекне кулга алу, җир законнары, ипотека мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International