Яшьләр торак конкурсы – 2019

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (алга таба – Студентлар лигасы) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрә.

Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге (35 яшькә кадәрге галимнәр), торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар рөхсәт ителә. Мөрәҗәгать итүченең яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Нигезләмә: https://vk.com/doc105591188_506912207?hash=9a4e39b5c8d8f22985&dl=b920651a84aca7f343

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International