Алар төрле истәлекле, тарихи урыннарда булып, шәһәр белән тулысынча танышты. Укучылар көннәрен күңелле дә, файдалы да уздырды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларны күңелле ял, хәерле һәм имин юллар теләп озатып калды һәм сөенечләрен уртаклашып каршы алды. Балаларның әти-әниләре район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.
16 июль таңында киткән укучылар 18 июль кичендә районыбызга исән-сау кайтты һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты. Барысы да канәгать һәм шат иделәр.
Сәяхәтләр әле дәвам итә. Тиздән укучылар Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Кырымда ял итәчәкләр.