Апас хастаханәсендә гериатрия бүлеге ачылды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Әлеге бүлек  “Демография” милли һәм  “Өлкән буын” федераль проектлары кысаларында барлыкка килде. Бүлек Апаста район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән ачылды. Биредә 65 яшьтән олырак булган апаслылар һәм шулай ук күрше районнардан килгән өлкәннәр медицина ярдәме алачак, сәламәтлекләрен ныгытачак.

Гериатрия бүлеге ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбулина катнашты.

  • Өлкән яшьтәге райондашларыбызның озак һәм сәламәт яшәве безнең өчен мөһим. Апас хастаханәсе каршында шундый бүлек ачылу да безнең өчен зур шатлык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Гериатрия – медицинаның өлкән яшьтәге кешеләр авыруы белән шөгыльләнүче өлкәсе. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештә эш алып бару аеруча мөһим. Чөнки өлкәннәребез җәмгыятебезнең җитди өлешен били. Бүгенге көндә районыбызда 65 яшьтән өлкәнрәк 3790 кеше яши. Алар арасында 90, 95 һәм шулай ук 100 яшь чиген узучылар да бар.

  • Район хастаханәсендә гериатрия кабинеты 1 июльдән эшли башлады, ә гериатрия бүлеге бүген беренче пациентларын кабул итте. Гериатрия бүлегендә барлыгы биш кешегә исәпләнгән 2 палата булдырылды. Биредә өлкәннәребез 18 көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытачак. Бу юнәлештә махсус укып кайткан табиб-гериаторлар һәм шәфкать туташлары аларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Һәр кешегә шәхси караш булачак, - дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International