Һәр хезмәттә төгәллек кирәк

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

4 сентябрьдә район администрациясенең актлар залында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны билгеләү эшен алып бару буенча эшләүче барлык оешма-учреждение һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында семинар-уку булды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин чыгыш ясап хәрби исәпкә алуда җаваплылык, төгәллек кирәклегенә басым ясадылар, методик күрсәтмәләр белән таныштырдылар. Семинар-укуда район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Гөлчәчәк Мәүлетова  катнаштылар. Хезмәтләрен намус белән башкаручы бер төркем белгечләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәсемдә: хәрби комиссар мәгариф бүлегеннән Гөлфия Мөхәммәтшинага, Дәвеш һәм Кызыл Тау авыл җирлекләре белгечләре Гөлназ Камалиева, Алсу Гыймрановага изге теләкләрен юллап, киңәшләрен бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International