ЛИФТКА УТЫРЫП МЕНӘЧӘКБЕЗ

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

Районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров хәбәр итә:

Җәй башында район үзәк хастаха­нәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша. Кабул итү-диагностика, лаборатория бүлекләре урнашкан “канаты”нда һәм “Ашыгыч ярдәм” блогында төп эшләр инде 1 августка ук төгәлләнде. “Ашыгыч ярдәм”гә хәзер керү-чыгу юлы аерым. Машиналарга төяп алып килгән авырулар, үзебезнең медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы. Төзүчеләр бүген төп бинага керү урыннары, фойены төзекләндерү эш­ләрен тәмамлап килә. Беррәттән, файдалануга яраксыз йөк лифты да яңартылачак. 10 көн элек тиешле документлар әзерләнеп, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылды. Шахтага куелачак яңа типлы лифт Казан һәм Яр Чаллы заводларында әзерләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International