Апаста Россия Флагы көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бу көнне апаслылар “Россия Флагы көне“н дә зурлап билгеләп үттеләр. Кулларына Россия флагын чагылдырган тасмалар таккан 650 дән артык райондашыбыз бәйрәм чараларында катнашты. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм илебез тынычлыгы өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләрнең туганнары Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрафанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева, Абдулла Алишның туганнары Азат Сункишев, Илдар Алишев, Гөлшат Сункишева, Абдулла Батталның туганы Фәрит Баттал чараның дәрәҗәле кунаклары булдылар. 
Әлеге зур бәйрәм чарасына балаларыбыз да кушылды. Алар өчен Апас үзәк ял паркында халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан рәсем бәйгесе оештырылды. Балалар бер-берсен уздырып, Россия флагын ясадылар, флагта чагылыш тапкан төсләрнең мәгънәләре хакында мәгълүмат алдылар. 
Россия флагы көне үзәк ял пакрында бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International