“Минем җирем – Россия” мәгълүмати проектлар конкурсына Татарстаннан 20 заявка кергән

2019 елның 23 августы, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  тематикасы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  ел  саен  оештырыла  торган  “Минем җирем  -  Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту  проектлары  конкурсында  катнашуга  заявкалар  кабул итү тәмамлануга ике  атнадан да  азрак калды,  дип  искәртә.    Ике  ай  эчендә  конкурска илебезнең  71  төбәгеннән     500дән артык  проект  алынган,  шул  исәптән  Татарстаннан  -  20.    

Шулар  арасында  Казаннан,  Татарстанның Азнакай,  Буа, Зеленодольск, Кама Тамагы,  Тукай, Түбән Кама,  Саба районнарыннан  журналистларның телевидениедә, радиода, басма массакүләм мәгълүмат чараларында  һәм   интернетта чыккан  Россия авылының  уңай  үрнәген  тасвирлауга,    авыл   территорияләрен үстерүнең алдынгы  тәҗрибәсен таратуга,  шулай  ук  кечкенә авыл  пунктларын үстерүнең  проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән     проектлары  бар.  

 Искәртеп  узабыз,  быел     Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы конкурста  катнашуга  беренче  мәртәбә яңа  медиа вәкилләрен:  социаль челтәрләрдәге һәм YouTub-каналлардагы блогерларны, пабликлар  хуҗаларын  чакыра.   Шулай  ук конкурска   икенче  ел  рәттән  фотографлар да  авыл  темасына  багышланган  үз  эшләрен    тәкъдим  итәләр.   

Шушы  вакытка  иң күп санда  проектлар   Татарстан  Республикасыннан, Краснодар  краеннан, Орел,   Белгород һәм Мәскәү  өлкәләреннән  килгән.    

Иң яхшы  эшләрне профессиональ  жюри бигеләячәк,  алар  арасында  федераль һәм тармак  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар.   Конкурста  җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләү   тантанасы  октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХда  узачак «Алтын көз – 2019» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә  булачак.   

Конкурс, аның номинацияләре, анда  катнашу  шартлары, бүләкләре   турында  тулырак мәгълүмат белән  http://konkurs.agromedia.ru/  сайтында  танышырга  мөмкин.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International