Апас үзәгендә Корбан ашы узды

2019 елның 23 августы, җомга

20нче августта Апаста яшәүче өлкәннәр, авылларда яшәүче дин әһелләре үзәк ресторанга Корбан ашына җыйналды. 

Әлеге мәҗлес Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар гаиләләре исеменнән уздырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин мәҗлескә җыелган барлык мөселман кардәшләр исеменнән әлеге гаиләгә олы рәхмәтен ирештерде, райондашларны Корбан ае белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, илгә-көнгә тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International