2019 елның 3 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Мемориал каршысында, Бөтенроссия "тормыш Тамчы" акциясе кысаларында, Апас урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары катнашында ачык чара узды.
Акциядә катнашучыла су белән касәдән " көймә " ясап учларына су җыйдылар һәм террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булган барлык корбаннарга якты истәлек теләп, янәшәдәге үсемлекләргә су сибтеләр.