Мәрмәргә төренгән, юлларына затлы таш түшәлгән

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Апаска быел бер генә дә килгәне булмаган кеше рәсемдәге менә бу бинаны танымый торса гаҗәпләнерлек түгел. Апас районара полициясе (күнегелгән гадәт буенча милиция дип укы) бүген әнә шундый мәгърур һәм ыспай. Янәшәсендәге Апас янгын часте бинасы мондый ясалма мәрмәрле “күлмәк”не былтыр ук “кигән” иде инде.

– Без бик ашыкмадык, былтыр бина эче, бөтен кабинетларда колачлы итеп реконструкция үткәрелә башлаган иде. Бу эшне тәмамлагач, бинаның тышын да үзгәрттек. Бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем әйткәндәй, үзең эшләгән җирнең матур да булуы күңелгә бик рәхәт икән ул, – ди бу уңайдан районара полициянең тыл һәм хуҗалык эшләре буенча җаваплы җитәкчесе Александр Колсанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International