26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка мәсьәләләр буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшә алачаклар.
Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.