КАРТИНГЧЫЛАР ЯРЫШТЫ

2012 елның 28 сентябре, җомга
Саба районында картинг буенча республикакүләм картинг ярышлары үтте. Биредә безнең районнан Айрат Сафиуллин җитәкчелегендәге картингчылар да катнашты. Егетләр уңышлы чыгыш ясадылар. Фаил Биктаһиров призлы урын яулап, Мактау грамотасына лаек булды. Нәтиҗәләр ясаганда, Апас районындагы картинг түгәрәгенең эше Татарстан Республикасының Автомотоспорт Федерациясе тарафыннан яхшы яктан билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International