24 сентябрь көнне Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында Х социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы кысаларында иң мөһим проектлар авторлары катнашында тантана узды.
Тантанага Апас районы делегациясе дә чакырылган.
Әлеге конкурсның максаты-дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның социаль проблемаларны хәл итүгә, аеруча мөһим проектларны стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативаларын яклау. Грант программасы территорияләрне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның, иҗтимагый берләшмәләрнең, оешмаларның һәм җирле үзидарәнең үзара тыгыз бәйләнешен тәэмин итә.