Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Районда, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында «Коррупция турында Татарстан Республикасы халкының фикерен өйрәнү» мәгълүмати-аналитик материалы, шулай ук хокук саклау органнарының Апас районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшчәнлеге турында доклад (докладчы Фәнис Шәрәфетдинов – Апас районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары) каралды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рөстәм Замдиханов милеккә яки җир кишәрлекләрен арендага бирү, муниципаль милектәге мөлкәтне файдалануны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Комиссия эше «гражданлык хәле актлары турында» законнарның үтәлешен контрольдә тоту (ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина), сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцияне минимальләштерү (докладчы Апас хастаханәсе баш табибы урынбасары Николай Карабанов) мәсьәләләренә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International