Апаста алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Апаста этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия әгъзалары катнашты. Алмаз Гыйбадуллин рәисе булган комиссия утырышы кысаларында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышынды, сыйфатсыз алкогольле продукция әйләнешен кисәтү буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International