Апас өлкәннәре суда җитезлекләрен сынады

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Апасның “Дельфин“ бассейнында Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан йөзү ярышлары узды.

Биредә хатын-кызлар һәм ир-атлар теләп катнашты. Ир-атлар арасында Апастан Альберт Зиннәтуллин, Равил Гыйззәтов, Каратуннан Хөҗәт Гыйсмәтов җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында Урта Балтайдан Алсу Нуруллина, Мөнирә Гыйззәтуллина, Биештән Ирина Золотова иң җитезләр рәтендә. Район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе җитәкчесе Ринат Шәяхмәтов өлкәннәрне тәбрик итеп, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International