Спорт бәйрәме, дуслык бәйрәме

2012 елның 5 октябре, җомга
Өлкәннәр кызып-кызып шахмат, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү, яңа дуслар табу бәйрәме иде. Спорт сөючеләр өчен җәмәгать туклану оешмасы тарафыннан кайнар чәй, тәмле ризыклар тәкъдим ителде. Шахмат буенча I урынны Күккүздән Радик Сабиров, II урынны – Каратуннан Вәкил Хәсәнов, III урынны – Апастан Фәһим Галиуллин яулады. Шулай ук Күккүздән Илсөяр Хәбибуллина да зирәк уенчы буларак билгеләп үтелде. Шашка ярышында беренчелек Борнаштан Фәһим Вәлиев кулында. Икенче-өченче урыннарны Каратуннан Рәхимулла Гәрәев һәм Рашат Шиһапов бүлеште. Барлык җиңүчеләргә һәм уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International