Мин туган җиргә баш ияргә кайттым...

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
Муллалар нәселенең дәвамчысы Исмәгыйль хәзрәт заманында Сатмыш авылының иң укымышлы, зыялы кешесе, аксакалы булган. Инде вафатына күп еллар узса да, авылда исеме онытылмый, аны бүген дә Сатмышта тирән хөрмәт белән искә алалар. 1993 елда биредә иман йорты ачыла һәм аңа авылдашларының хәер-фатихасы белән, бертавыштан Исмәгыйль исеме кушыла. 29 сентябрьдә оныклары тәкъдиме һәм тырышлыгы белән мәчеткә Исмәгыйль исемен мәңгеләштерүче мәрмәр такта куелды. Тантанага Исмәгыйль хәзрәтнең оныклары – Татарстан Республикасының Атказанган логопеды Сара Сәгыйть кызы Каратай һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, фәннәр кандидаты, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының медицина бүлеге җитәкчесе Роза Сәгыйть кызы Каратай, аларның балалары, гаиләләре кайткан иде. Алар катнашында мәчет намазы укылды, догалар кылынды, сәдакалар таратылды, бүләкләр бирелде. Кунаклар шулай ук мәчетне төзекләндерү, яңарту эшләренә дә өлеш кертергә теләк белдерделәр. “Туган як гел үзенә тарта. Безнең тамырларыбыз монда бәйләнгән. Мин туган җиремә баш ияргә кайттым. Якташларымны яратам, ихтирам итәм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам”, – диде Роза Сәгыйть кызы очрашу ахырында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International