15 октябрьдә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Апас җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алтынчы чакырылыш депутаты Фәнил Баһаветдинов халыкны шәхси кабул итте.
Райондашлар тормыш-көнкүрешебезгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Фәнил Баһаветдинов район үзәк хастаханәсе, гериатрия бүлеге белән дә танышты.