Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республикакүләм самбо ярышында беренче урын алды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәрендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында самбо буенча ярышлар узды. Биредә Апас районы командасы да катнашты. Аларның командасы беренче урын яулап, кубокка ия булды. Шулай ук шәхси җиңүләр дә бар. Үз үлчәм категорияләрендә Илшат Мухамов, Айдар Сибгатуллин – икенче, Илфат Шиһабиев, Алмаз Габдрахманов, Илнар Сафин өченче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International