Хөрмәтле Апас районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең районның тормыш эшчәнлеге өчен әһәмиятегез бәяләп бетергесез. Юллар салу, проектлау-зур игелекле хезмәт.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри осталыклары белән эшли белүләрен һәм булган юлларны саклап кала алуларын, бүгенге көндә аларның торышын тиешле дәрәҗәдә хуплауларын берничә тапкыр исбатладылар. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре алга таба да алар алдында торган бурычларны үтәү өстендә актив һәм нәтиҗәле эшләячәгенә ышанам.
Бу бәйрәм көнендә Апас районының юл комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннарына һәм, әлбәттә, бүгенге көндә үз эшләрен ышанычлы дәвам итүчеләргә аерым рәхмәт белдерәм.
Юл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә оптимизм, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим. Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов.