Апаска республика антитеррор комиссиясе килә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышны ачып җибәрде. Мәктәпләр, мәдәни-социаль, спорт объектларының куркынычызлык паспортлары, биналар һәм тулаем районда сак хезмәте, районкүләм видеокүзәтү системасы эшчәнлеге һәм аны тагын да камилләштерү, халык күп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итү һәм башка проблемалар тикшерелеп, тиз арада үтәлергә тиешле чаралар билгеләнде. Шулай ук чыгыш ясаучылар балалар иминлеге, аларны сагалап торучы замана куркынычлары, мәктәпләрдә балалар психологы хезмәте, Интернет дөньясының яшь буынга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында сөйләде. Үсеп килүче яшь буынны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды. 
Бер үк вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе киләсе атна башында Татарстан Президенты каршындагы республика антитеррор комиссиясе килүе көтелгәнен хәбәр итте һәм районкүләм комиссиянең эш планына үзгәртмәләр тәкъдим итте. Чираттан тыш утырышта шулай ук районда милләт һәм динара мөнәсәбәтләр, халыклар дуслыгы мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International