Олы Болгаерда яшәүче Мөршидә әби Җиһангирова котлаулар кабул итте

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Олы Болгаерда яшәүче Мөршидә әби Җиһангирова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина һәм Болгаер бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллин акъәбине тәбрик итеп изге теләкләрен юлладылар.
Мөршидә әби Җиһангирова тормышта бик күпне күргән. Авыр хезмәт белән сыналган. Борчу-хәсрәтләр дә башыннан узган. Шулай да ул сабыр күңелле, олы җанлы булып кала белгән. Бүген балаларының олы тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International